Россия укучылары 5 елда беренче тапкыр чыгарыш иншасы язалар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бүген Россия укучылары биш елда беренче тапкыр чыгарыш иншасы язалар. Бу имтиханда 500 меңләп укучы катнаша.

Инша темалары түбәндәге юнәлешләрдә: “Россиянең истә тотуы юкка түгел”, “Кешелек алдына сугыш куйган сораулар”, “Ватаныбыз һәм дөнья әдәбиятендә кеше һәм табигать”, “Буыннар бәхәсе: бергәме, аерыммы?”. Укучылар теманы инша язар алдыннан 15 минут калгач кына беләчәк.

Иншаларның йомгакларына карап укучыларның чыгарыш имтиханына кертелү-кертелмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International