Бүген Россиядә Юрист көне билгеләп үтелә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
РФ президентының “Юрист көне булдыру турында”гы 2008 ел, 4 февраль указы нигезендә яңа профессиональ бәйрәм – Юрист көне билгеләнде. Ул ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Юрист профессиясе Россиядә элек-электән үк абруйлы, шул ук вакытта үтә җаваплы да. Юрист көне – зур һәм җитди бәйрәм, чөнки гражданнарның хокуклары һәм ирекләре сагында торучы төрле өлкәләрдәге юристларны берләштерә. Юрист профессиясенең төп максаты – законлы гаделлек урнаштыру.

Соңгы елларда мәгариф министрлыгында яшь юристлар тәрбияләү мәсьәләсе аеруча кискен тора: юридик вузларның санын киметү, бу профессия буенча читтән торып белем алуны бетерү тәкъдимнәре керде.

Министрлык мәгълүматларына караганда, Россия вузларында юристлыкка 700 меңнән артык студент укый.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International