Бүген Халыкара инвалидлар көне

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
1992 елда Инвалидлар уньеллыгы ахырында БМО генераль ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Әлеге уньеллык мәгълүматлылыкны арттыру һәм инвалидларның хәлен яхшырту, алар өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итү чоры булды. Бераздан БМО генераль ассамблеясе БМО әгъзалары булган дәүләтләрне бу көн уңаеннан инвалид кешеләрне җәмгыять тормышында ныграк катнаштыру чаралары күрергә чакырды.

Халыкара инвалидлар көне үткәрүнең максаты – инвалидларның проблемаларына аларның хокукларын, иминлекләрен саклауга игътибарны арттыру, инвалидларның сәяси, социаль, мәдәни һәм экономик тормышта катнашуыннан җәмгыятькә нинди файда килүенә ныграк игътибар итү. Төп максат – кеше хокукларын тулысынча һәм тигез саклап, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.
Ел саен 5 майда Халыкара инвалидларның хокукларын саклау өчен көрәш көне үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International