Индивидаль эшкуармы? Түләгез дә хисап бирегез!

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Пенсия фондының Әлмәт район-шәһәр идарәсе иминият кертемнәре буенча бурычларны киметүдә зур эш алып бара. Быелдан башлап мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәренең күләме түләүченең керемнәре күпме булуга бәйле.

Индивидуаль эшкуарлар Пенсия фондына иминият кертемнәрен билгеләп куелган күләмдә түлиләр. Түләү 31 декабрьгә кадәр берьюлы яки берничә тапкыр өлешләп башкарыла.

31 декабрьгә кадәр мәҗбүри пенсия иминиятенә 17300 сум (керемнең күпме булуына карамастан), мәҗбүри медицина иминиятенә 3400 сум түләргә кирәк.

Әгәр дә сез ялланып түгел, үзегезгә эшләргә карар иткәнсез икән, булачак пенсиягез үзегездән генә торачагын онытмагыз. Индивидуаль эшкуарларның хезмәт стажына иминият кертемнәре тулысынча түләнгән еллар гына керә.

Барлык сораулар белән түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә:
Әлмәт, Чернышевский урамы, 7, кабинет 15, 16, 25, тел.: 32-18-27, 32-18-11, 32-18-06.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International