Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт инвалидлары артист булды
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Быелгы тантана үзенчәлекле үтте – бүләккә яңгыраган музыкаль чыгышларга өстәп инвалидлар үзләре дә спектакль күрсәтте.
Тормышның кадерен күбебез аңламый. Я тегесеннән, я монысыннан зарланырга яратабыз. Шкаф тулы кием-салым, “кияргә әйбер юк” дибез, ял көннәрен гаилә белән файдалы итеп уздыру өчен калабызда күпме урын бар – “вакыт җитми”, бер көн су яки җылылык булмыйча торса, дөнья беткәндәй була. Инвалидлар арасына чыккач кына боларның барысының да вак-төяк булуын аңлыйсың. Бу дөньяда иң мөһиме сәламәтлек икән. Күзебез күрсә, колагыбыз ишетсә, аяк-кул йөрсә, зиһенебез йокламаса – менә кайда ул бәхет. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр сау-сәламәт кешеләргә күп яктан үрнәк. Алар ихтыяр көчләрен туплап, төшенкелеккә бирелмичә, тырышып-тырмашып тормыш көтә, сыкранмаган һәр минутын файдалы эшкә багышлый, үрләр яулый. Мисал якында гына. Быелның октябрь аенда Польшада инвалидлар арасында армспорт буенча узган дөнья чемпионатыннан Линар Дәүләтов җиңү белән кайтты. Ә Рафаэль Хәйретдинов бронза алды. Район башлыгы Мәҗит Салихов аларга бәйрәм тантанасында район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләрен тапшырды.
–Безнең төбәктә 12 мең инвалид яши, аларның 596 сы балалар. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә социаль ярдәм күрсәтү өчен ил һәм республика күләмендә, Әлмәт районында күп эш башкарыла. “Һәркем куллана алырлык тирәлек” программасы шәһәрдә 2011 елдан бирле тормышка ашырыла. Бүген әлеге эшләргә 60 миллион сумнан артык акча тотылды. Программа киләчәктә дә дәвам итәчәк, – диде район башлыгы котлау чыгышында.
Ел саен бу вакытта инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә тагын бер кат игътибар күрсәтү, ярдәм итү көннәре дә. Бәйрәм тантанасына да килгән иде хәйриячеләр. Сәхнәгә чакырылган инвалидларның кайсы кер юу машинасы, телевизор, кайсы конвертка салынган матди ярдәм һәм башкалар белән төшеп китте. Ярдәм күрсәтүчеләр арасында дин әһелләре, Азәрбайҗан диспорасы да бар иде. Даруханәләр дә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган инвалидларга глюкометрлар һәм тонометрлар бирделәр.
Бүләк алучылар арасында булган Алексей Скворцов та алтын куллылыгы белән соклану тудырды. Хәрәкәте чикләнсә дә, таланты иксез-чиксез егетнең. Алексей графика белән картиналар ясый. ТИСБИда укыганда рәсем сәнгате белән мавыгуын күреп, аны тәҗрибә уртаклашу өчен Америкага җибәрәләр. Якташыбыз ясаган картиналарны американлылар шунда ук алып бетерә. Бүген аның иҗат җимешләрен күргәзмәләрдә күрергә була.
Кемдер иҗат, кул эше белән шөгыльләнә, икенчеләр болар өстенә спортны да үз итә. Инвалидларның актив рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып барылулары безгә үрнәк түгелмени?! Республика чемпионы, призеры дәрәҗәсенә ирешү өчен башта күпме шөгыльләнергә кирәк. Ләйсән Зыятдинова, Лидия Фролова, Алина Сәхипгәрәева, Гөлнара Галиева, Дмитрий Анисимов, Руслан Мингулов, Руслан Черашов, Радик Сөнгатуллин, Лариса Сөнгатуллина, Андрей Рыбин, Валентин Сергеев, Богдан Мохов, Артур Хәнипов, Максум Усамбеков, Альберт Умаров, Анатолий Коновалов, Любовь Ступникова, Сергей Лопатин, Александр Казаев, Дмитрий Александров – менә безнең быелгы чемпионнарның исемнәре.
Тантана барышында эшләүчеләр турында фильм да күрсәтелде. Мәгълүм булганча, 2010 елдан мәшгульлек үзәгендә алар өчен махсус эш урыны булдыру программасы эшли башлады. Инвалидларны эш белән тәэмин иткәннәргә алар өчен хезмәт урыны ясауга киткән чыгымнары кайтарыла. Быел 17 инвалид эшкә урнаштырылган. Фильмнан күренгәнчә, хезмәтләреннән эш бирүчеләр дә канәгать, инвалидлар да сөенә.
Быелгы бәйрәмдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тагын бер таланты ачылды. 3 ел театр кую турында йөргән хыял, ниһаять, тормышка ашкан. Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ын сәхнәгә куярга аларга Әлмәт дәүләт драма театры артисты Иван Горбатов булышкан. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашындагы беренче спектакль матур килеп чыкты. Бу юлы ир-атлар сәхнәгә чыгарга җөръәт итмәгән, аларның ролен хатын-кызларга башкарырга туры килде.
Ләйлә Гайфуллина, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт оешмасы җитәкчесе:
– Элек инвалидлар өчен шәһәрдә җәмгыять бинасыннан башка бернәрсә дә юк иде. Хәзер Әлмәттә башка шәһәрләр белән чагыштырганда безнең өчен күп эшләнә. Социаль такси бар. Аның ярдәмендә телисең икән театрга, концертларга, менә мондый чараларга барырга була. Дөрес, әлегә подъездларда пандуслар җитеп бетми. Без ”Без һәркем куллана алырлык тирәлек” программасы торак йортларга да килеп җитәр дип ышанабыз. Подъездан чыгу – ул безнең өчен зур җиңү. Инвалидларга бүгенге кебек чаралар кирәк. Мин киләчәктә дә аларның төшенкелеккә бирелмичә, алга атлауларын телим. Ә инде сәламәт кешеләр безгә теләктәшлек күрсәтсен иде.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз