“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн! Тихоновка авылының Көньяк урамында 2013 елның декабрендә яктырту фонарьлары куелган иде, бер ел үтсә дә, аларны ялгаганнары юк. Урамны яктыртуга булышлык итсәгез иде. Алдан ук рәхмәт.
Җавап: Түбән Мактама башкарма комитеты тарафыннан «ЖилЭнергоСервис» ААҖ белән урам утларына хезмәт күрсәтү шартнамәсе төзелде. Бүгенге көндә баганаларга яктырткычлар куелган, хезмәт күрсәтүче оешма урам яктыртуны идарә итү блокларына заказ биргән. Җиһазларны урнаштыргач кына электр энергиясе бирүгә шартнамә төзеләчәк һәм Көньяк урамда урам утлары ялганачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International