Сәламәтлекләре чикле балаларның IV Фестивале

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларны социаль яраклаштыру һәм аларны физик культура, сәнгать һәм иҗат чаралары белән тернәкләндерү максатында 28 ноябрьдә Балалар-яшьләр иҗаты үзәгендә сәламәтлекләре чикләнгән балаларның “Уңышка адым” шәһәр фестиваленең IV сезоны булды.

Фестивальне ӘМР башкарма комитеты, халыкны социаль яклау идарәсе, мәгариф идарәсе булышлыгы белән Балалар-яшьләр иҗаты үзәге оештырды.

Балалар музыка-эстетика, спорт, декоратив-гамәли өлкәләрдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең спорт өлешендә балалар шашка-шахматта, йөзүдә, шар ыргытуда, армреслингта һәм тупны боҗрага ыргытып кертүдә ярыштылар. Залда балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәм ахырында балалар педагоглары ярдәмендә әзерләнгән концерт белән сөендерделәр.

Ярышларда катнашучылар, кул эшләренең авторлары – һәммәсе дә дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International