Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Шамил Агиев: "Безгә Татарстан Республикасы җитәкчеләренә сәнәгый сәясәт белән шөгыльләнергә кирәклекне күрсәтергә кирәк иде"
2014 елның 2 декабре, сишәмбе
ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан делегациясенең Төркиягә сәфәре хакында сөйләделәр
Республика делегациясенең Төркиягә сәфәре барышында Татарстан белән Төркиянең текстиль сәнәгате, җиһаз җитештерү, ИТ-тармак, туристлык һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлеге хакында фикер алышынган. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сәфәр нәтиҗәләре турында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев сөйләде.
Искәртеп узабыз: 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Төркиядә булды. Делегация составына республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кергән иде.
Сәфәр кысаларында Татарстан Президенты Төркия министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, шул исәптән Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы, икътисад министры Нихат Зейбекчи, Әнкара мэры Мәлих Гекчек, "Синджан" оешкан сәнәгый зона һәм Төркиянең кайбер предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Әнкараның татар диаспорасы вәкилләре белән дә күреште.
Татарстан Президентының Әнкарага эш сәфәренең төп чарасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган рәислегендәге Россия-Төркия югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советының киңәйтелгән утырышында катнашу булды. Россия һәм Төркия башлыклары сөйләшүләре барышында кайбер мәсьәләләр буенча килешүләргә ирешелде.
"Республика җитәкчелеге Төркия Республикасы белән хезмәттәшлектә берничә перспективалы юнәлеш билгеләде. Аерым алганда, текстиль сәнәгатендә. Синджан сәнәгый мәйданчыгында узган бизнес-форум кысаларында без Төркиядәге хезмәттәшләребезне Татарстанга текстиль җитештерүне оештырып булган мәйданчык буларак карарга өндәдек, алга таба ул республикада гына түгел, аннан читтә дә файдаланыла алыр иде", - диде Руслан Кәбиров. Шулай ук җиһаз җитештерү, медицина, ИТ-тармак, туристлык һәм башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек ихтималы турында фикер алышынган.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп узганча, Төркиягә сәфәр бурычларына ТР һәм Әнкара Сәүдә-сәнәгать палаталары һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән "Белькент" университеты арасында ике килешү төзү кертелгән булган. Ул шулай ук "Синджан" сәнәгый зонасы белән танышулары хакында да бәян итте.
"Бөтенесе дә Татарстанның Россия төбәкләре белән Төркия арасындагы бәйләүче буын булганын ассызыклый. Безнең өчен иң мөһиме республика җитәкчеләренә Төркиядәге кебек сәнәгый сәясәт белән шөгыльләнергә, үз җитештерүчеләреңә булышырга кирәклеген җиткерү булды", - дип билгеләп үтте ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев. Аның сүзләренчә, алар сәфәр барышында Төркиядә кадрлар әзерләнешенә дә игътибар иткән.
«Татар-информ»
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз