Яшь нефтьчеләр лидерларын кабат сайладылар

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
“Нефтьче” мәдәният сараенда “Татнефть” ААҖ яшьләр оешмасының XV хисап-сайлау конференциясе булды.

Конференциядә “Татнефть” ААҖнең структур предприятиеләреннән, бүлендек җәмгыятьләреннән һәм идарәче компанияләреннән 700 делегат катнашты. Бүгенге көндә “Татнефть” компанияләр төркемендә 29 400 яшь кеше эшли, алар барлык эшләүчеләрнең 32 процентын тәшкил итә. Нефть компаниясенең кадрлар сәясәте үзгәрешсез кала. Ул яшь хезмәткәрләрнең чын профессионаллар булып үсүенә, карьера баскычыннан күтәрелүенә, фәнни һәм иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелә.

“Татнефть” ААҖнең яшьләр комитеты җитәкчесе итеп яңа срокка янә Ренат Мамин сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International