Әлмәтнең яшь йөзүчеләре – республика чемпионнары

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
27-29 ноябрьдә Казанда 1999-2000 елда туган малайлар һәм 2001-2002 елларда туган кызлар арасында йөзү буенча ТР беренчелеге булды. Ярышта бөтен республикадан 200ләп спортчы катнашты.

Әлмәт шәһәреннән чемпионатка Олимпия резервы балалар-яшьләр спорт мәктәбеннән 11 бала барды.

Кискен көрәш нәтиҗәсендә безнекеләр берничә дистанциядә лаеклы урын алды.

2нче лицей укучысы Эдуард Вәлиәхмәтов (тренеры С.Вәлиәхмәтова) берүзе 6 дистанциядә җиңү яулады. 16нчы мәктәптә укучы Азалия Мотыйгуллина (тренерлары Н.Ожегина һәм К.Смирнова) өч дистанциядә чемпион булды, бер дистанциядә өченче килде. 7нче урта мәктәптән Гүзәл Мәхмүтова (тренерлары Н.Ожегина һәм К.Смирнова) бер дистанциядә 2нче урын, 25нче урта мәктәптән Марат Мөхәммәтҗанов (тренерлары Н.Ожегина һәм К.Смирнова) бер дистанциядә 3нче, бер дистанциядә 4нче урынга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International