Татарстан депутатларының бәйрәм ялларын киметү турындагы башлангычы интернетта шау-шу куптарды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
26 ноябрьдә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителгән бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы республика законының 2 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бу ялларда интернетта шау-шу куптарды.

Искәртеп узабыз: проект ТР бәйрәмнәре эш көне булмаган ял көннәренә туры килгән очракта ял көннәрен күчерүне гамәлдән чыгаруны күздә тота. Татарстан Дәүләт Советы ял көннәрен күчерүне гамәлдән чыгару республика һәм федераль дәрәҗәдәге бәйрәмнәргә кагылсын өчен федераль законнарга да тиешле үзгәрешләр кертү (РФ хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше үз көчен югалткан дип табу) турындагы закон чыгару башлангычы белән дә чыгыш ясады.

Хәзерге вакытта Татарстанда РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш көне булмаган бәйрәм көннәре - 14. Моннан тыш, респблика законы белән тагын 4 эш көне булмаган бәйрәм көне расланган: Татарстан Республикасы көне, Татарстан Конституциясе көне, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме.

Чагыштыру өчен: 1987 елда Татарстанда 263 эш көне һәм 9 бәйрәм көне булса, 2014 елда - 18 бәйрәм көне һәм 243 эш көне. Уртача алганда, Татарстан халкы елга 118 көн ял итә. Бу календарьның һәр өченче көне диярлек.

Утырышта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова "Без бер генә бәйрәмне дә бетермибез, бары ял көннәрен күчерүне генә гамәлдән чыгарабыз", - дип ассызыклады.

Үз чиратында, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков документның ТР Конституциясенә, аерым алганда, ял итүгә хокукка каршы килүен белдерде һәм судка мөрәҗәгать итү белән янады.

Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча, закон проекты беренче укылышта кабул ителде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа төзәтмәләрне 10 декабрьгә кадәр тәкъдим итәргә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International