5 декабрьдә Әлмәт драмтеатрының 70 еллыгына багышланган тантаналы кичә була

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
5 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Әлмәт дәүләт татар драма театрының 70 еллыгына багышланган тантаналы кичә була.

Театрның фойесында кунакларны камера оркестры чыгышы, театр казанышлары күргәзмәсе һәм театраль инсталляцияләр көтә.

Юбилей кичәсендә бүгенге һәм элекке репертуардан театраль эпизодлар, шулай ук “Дөньяның дүрт тарафы” проекты буенча фестиваль эпопеяләреннән видеофрагментлар күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International