Тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру булып узды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
28 ноябрь көнне Әлмәт бала тудыру йортында “Әниләр көне ” уңаеннан, тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру булып узды.

Тантананың төп геройлары – яңа туган алты баһадир малай. Шуларның өчесе гаиләдә иң беренче балалар, калган өчесе- икенче балалар.

Кечкенә нәниләр әниләренең җылы куеннарында йоклаган арада, яшь әти-әниләрне Әлмәт бала тудыру йорты шәфкать туташлары, табиблары һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре тантаналы рәвештә котлап, нәниләрнең иң беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International