Әлмәт муниципаль районында «Әниләр көне».

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Әниләр көне, башка бәйрәмнәрдән аеруча буларак, бик тантаналы үтә. Чөнки әниләрдән дә кадерле һәм иң зур хөрмәткә ия кеше юктыр дөньяда.

28 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районының Яшьләр үзәгендә «Әниләр көненә» багышланган тантаналы бәйрәм булып узды.

Россиядә бу бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә 1998 елдан бирле билгеләп үтелә.

ГХАТ идарәсе идарәсеннән өч бала әнисе Комарова Олҗга Викторовна да шул мәҗлестә катнашты.

Бәйрәм көнендә барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләрен, җылы назларын яраткан балалары, якыннары һәм тормыш иптәшләре җиткерергә тырыша.

Әниләребезне бәйрәм көнендә генә түгел, көн саен тәмле сүзләр белән шатландырып торыйк!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International