“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте”Россиянең иң яхшы 100 товары” һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары һәм хезмәт күрсәтүе” программасының җиңүчеләре арасында

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
28 ноябрьдә Казан ратушасында ТР премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында ”Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия программасы конкурсында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары һәм хезмәт күрсәтүе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика конкурсында экономиканың төрле тармакларыннан 440 исемдәге товар һәм хезмәт күрсәтү белән 229 предприятие һәм оешма катнашты.

Ел саен үткәрелә толрган “Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары һәм хезмәт күрсәтүе” конкурсы, ”Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының төп этабы буларак, республика предприятиеләрен җитештерелә торган товарларның сыйфатын, конкурентлык сәләтен арттыруга стимуллаштыра.

Быел конкурсның оештыру комитеты 147 лауреат, 176 беренче дәрәҗәдәге дипломант, 80 икенче дәрәҗәдәге дипломант раслады, 148 товар һәм хезмәт конкурсның федераль этабына тәкъдим ителде, шулардан 59ы лауреат, 83е дипломант булды.

“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте конкурсның республик этабына травматология, №1, №2 кардиология бүлекләренең хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим иткән иде. Республика конкурсында №1кардиология бүлегенең хезмәте лауреат, №2 кардиология бүлегенең ике хезмәте 2нче дәрәҗә дипломант булды.

Конкурсның федераль этабында, ”Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия конкурсында бу хезмәт күрсәтүләр өчесе дә лауреат булды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тапшырды.

“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең баш врачы Мөнир Закирҗанов ”Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының “Сыйфат отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International