Татарстанда 21 градуска кадәр салкын көтелә

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Бүген Әлмәттә 15 градуска кадәр салкын көтелә.

Татарстан синоптиклары фаразына карагына, бүген республикада аязучан болытлы һава, бераз кар яву көтелә, көндез - урыны белән генә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, төньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.

Әлмәттә хәзер термометр -16 градус күрсәтә.

3 декабрьгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән - бераз кар. Һава температурасы - 21, аязган вакытта 25 градуска кадәр салкын булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге юлларда урыны белән бозлавык булачагын кисәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International