Мәҗит Салихов сугыш ветеранын 90 яше белән котлады

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифуллин Шәһит Лотфулла улы бүген үзенең 90 яше тулуны билгеләп үтә. Аны түгәрәк датасы белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Район башлыгы ветеранга сугыш елларында күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт әйтте, РФ президентыннан, ТР Дәүләт Советы рәисеннән котлау открыткалары, район башлыгыннан рәхмәт хаты, район советының һәм башкарма комитетының адрес папкасын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Юбиляр Елховой авылында туган. Сугышка 1942 елның декабрендә алынган. Ул 27 ел буена чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, сугыш хәрәкәтләрендә, Белоруссияне азат итүдә катнашкан. 1нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

1968 елда Шәһит Гарифуллин марксизм-ленинизм университетын тәмамлый, политработник була.

Армиядән соң Куйбышев шәһәрендә элемтә электротехник институтында лаборант булып эшли, Әлмәттә “Радиоприбор” заводында гражданнар оборонасы штабына җитәкчелек итә, 4нче мәктәптә военрук була. Лаеклы ялга “Радиоприбор” заводында сакчылык хезмәте җитәкчесе булып эшләгән җиреннән чыга.

Хөрмәтле ветеран яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, ветераннарның социаль проблемаларын хәл итүгә бүген дә зур өлеш кертә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International