Власть партиясе үзенең 13 еллыгын бәйрәм итә

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
1 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең туган көне хөрмәтенә җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә гражданнарны шәхси мәсьәләләре белән кабул итү булды. Бу көнне халык белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Наил Маганов, Рөстәм Хәлимов, Марат Галиев, Николай Кольгин, шулай ук ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов очрашты.

Гражданнар сайлаган депутатларына торак пункларны газлаштыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Район башлыгы мондый очрашуларның бик кирәклеген, властька ышанычны арттыруын билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышы ветеранының торак мәсьәләсен район башлыгы бигрәк тә якын кабул итте, ул тиешле хезмәтләргә бу мәсьәләне иң якын арада хәл кылырга кушты.

Бүген җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 30дан артык кеше килде, гражданнарны кабул итү шәһәр һәм район сайлау округларында да булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International