ВИЧ-инфекциядән һәркем саклана ала

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Әлмәт СПИД-үзәге Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне (31 май) һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (1 декабрь) кысаларында киң колачлы акцияләр үткәрә. Бүген көндез Мактама-парк сәүдә-күңел ачу үзәгендә шунда яшәүчеләр һәм сатып алучылар белән СПИД үзәге хезмәткәрләренең традицион очрашуы булды.

Акция барышында төкерек анализына карап ВИЧка экспресс тестлау, кызыл тасмалар, әдәбият һәм индивидуаль саклану чаралары өләшү булды, Әлмәт студентлары, Түбән Мактама музыка мәктәбе укучылары, “Саулык” үсмерләр клубына йөрүчеләр катнашында концерт куелды.

ВИЧ инфекция таралу ягыннан Әлмәт, Бөгелмәдән генә калышып, республикада икенче урын тота. “Призлы урын”ның бер дә мактана торганы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International