Әлмәттә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
26 ноябрьдә Әлмәттә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды.

Семинарда район хакимияте вәкилләре, ТР профсоюзлар федерациясе әгъзалары, “Татнефть” ААҖ предприятиеләренң профком рәисләре, эш бирүчеләр вәкилләре, хезмәтне саклау белгечләре катнашты.

Семинарда ТР профсоюзлар федерациясе рәисенең урынбасары Т.Ю.Васильева, бүлек башлыгы – баш хезмәт техник инспекторы И.В.Андина чыгыш ясады.

Семинарда катнашучылар Профсоюзлар федерациясе эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, агымдагы һәм перспективадагы бурычлар, хезмәт шартларын махсус бәяләү мәсьәләләре, хезмәт шартларын аттестацияләүдән махсус бәяләүгә күчү, бу эштә профсоюзларның роле турында фикер алыштылар.

Семинар ахырында Хезмәтне саклау буенча район координацион советы рәисе, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков актуаль һәм вакытлы мәгълүмат бирүләре өчен чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International