Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмәтдинова Мөзәянә Мәхмүт кызына 91 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул ветеранга чәчәкләр, истәлекле бүләк тапшырды.

Мөзәянә Мәхмүт кызы Мөслим районының Әмәкәй авылында туган.

Фронтка үзе теләп киткән, 2нче Украина фронтынада хезмәт иткән. Аэродромда самолетларны очарга әзерләп торган, ягулык салган. 1943 елның ноябрендә Ерак көнчыгыш фронтына аэродром ротасына күчерелгән. Җиңү көнен Сахалинда каршылаган. Япониягә каршы сугышта да катнашып, 1946 елда демобилизацияләнгән. Сахалинда калып, шунда кияүгә чыккан. Туган якка

1949 елда туган якка әйләнеп кайткан, Тымытык авылында китапханәче булып эшләгән. 1963 елда гаиләсе белән Әлмәткә күчеп килгән, Әлмәт төзелеш техникумы китапханәсендә 15 ел, пенсиягә чыкканчы мөдир булып эшләгән. Бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International