Иртәнге планеркада эшкуарлыкны үстерү департаментының эше турында сөйләштеләр

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бүген иртәнге планеркада Эшкуарлыкны үстерү департаментының кече бизнесны үстерү буенча эше турында аның директоры Александр Глазков хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2014 елда Әлмәт районында 6 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эш алып бара (4493 индивидуаль эшкуар, 1917 кече һәм урта экономик актив предприятие).

Башка күпчелек төбәкләрдәге кебек, үкенечкә каршы, соңгы елларда вак һәм урта бизнесның тармак структурасы үзгәрешсез диярлек кала. Иң зур күпчелеге – ваклап-күпләп сату предприятиеләре. Башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр чагыштырмача аз, шуңа күрә муниципалитет бизнесның тармак структурасын төрлеләндерү өчен максималь дәрәҗәдә уңай шартлар тудыруны 2015 елга төп бурычларның берсе итеп куя.

2014 елда шәһәр һәм районда вак предприятиеләрдә 11 407 кеше эшләгән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 7,64%ка артыграк. Вак һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык эш хакы 28 569 сум тәшкил иткән.

ТР Экономика министрлыгы белән бергәләп Әлмәт районында вак һәм урта эшкуарлык субъектларына булышу, аларны үстерү программалары гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International