ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе эшчәнлеге йомгаклары

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бүген райбашкармада гомумшәһәр планеркасы булды. Аны район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе эшчәнлеге йомгаклары турында аның башлыгы Альберт Маликов чыгыш ясады.

Көньяк-көнчыгыш идарәсенең эшчәнлеге үз вәкаләтләре кысаларында табигатьне саклау законнарының үтәлешенә күзәтчелек итүгә һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглауга юнәлдерелә. 11 ай эчендә идарә инспекторлары 855 күзәтү ясаганнар. 1124 беркетмә язылган, 9 млн сумнан артыграк штраф салынган, шулкадәр үк суммага дәгъвалар җибәрелгән.

Альберт Маликов үзенең чыгышында атмосфера һавасын, су, җир ресурсларын саклауга һәм геологик күзәтчелеккә бәйле мәсьәләләргә дә тукталды. “Мәктәп эко-патруле” программасына аеруча игътибар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International