Сак булыгыз: Әлмәттә төлкеләр йөри

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Россельтехнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә гражданнар шәһәр урамнарында, аерым алганда “Алсу” микрорайонында төлкеләр күренүе турында хәбәр итәләр. Шәһәргә килеп керүче төлкеләр кешеләр өчен турыдан-туры куркыныч түгел, әмма күп проблемалар тудырырга мөмкин.

Төлкеләр кешеләрдән курыкмый башласа, бигрәк тә яралы яки чирле җәнлекләр куркыныч тудыра. Чөнки алар агрессивлаша, кешеләргә ташланырга мөмкин. Төлкеләр белән бик сак булырга кирәк, алар эхинококкоз, котыру һәм таз авыруларын йоктыралар.

Ә котыру авыруын дәвалау чарасы юк, ул котылгысыз рәвештә үлемгә китерә. Вирус эләккәннән соң бик тиз арада вакцинация ясау белән генә котылып калырга мөмкин.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International