“Алнас” заводының югары җитештерүчән компрессион насослары “Томскнефть” скважиналарында сыйфатлы булуларын раслады

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы “Томскнефть” скважиналарында яңа югары җитештерүчән насослар сынауны тәмамлады.

0615ЭЦНАКИ5А-500М1-1450Э тибындагы ныграк чыдамлы насослар югары дебитлы скважиналарда эшләү өчен билгеләнгән. Аларның конструктив үзенчәлекләре абразивы күп булган скважиналарда кулланырга мөмкинлек бирә. Яңа наосларның файдалы эш коэффициенты эш процессында арта, 2-3 ай эшләгәннән соң гадәти насослар белән чагыштырганда 10-15%ка артыграк була. Шуның өстенә “Римера” инженерлары тарафыннан эшләнгән уникаль технология насосларны монтажлау срогын 2 тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. “Томскнефть”нең Совет чыганагында яңа җиһаз кабул итү өчен тиешле 180 тәүлекне штатлы режимда эшләде, хәзер дә эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International