“Бизнеска атлыйбыз”

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
“Татарстан республикасында 2012-2016 елларга яшьләр эшкуарлыгы” озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Бизнеска атлыйбыз” дигән зона бизнес-лагерьлары эшләячәк.

Анда катнашырга бизнес эшчәнлеге башлап җибәрергә планлаштыручы яки 1 елга кадәр сроклы үз бизнесы булган 18-30 яшьлек кешеләр чакырыла. 11-14 октябрьдә Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай шәһәрләрендә, Байлар Сабасында үткән зона бизнес-конференцияләрендә катнашучыларга өстенлек бирелә. Һәр бизнес-лагерьда 50шәр яшь бизнесмен катнашуы көтелә.

Бизнес-лагерьда катнашу өчен 8 декабрьгә кадәр smo-rt@mail.ru да заявка бирергә кирәк.

Белешмәләр һәм кирәкле мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин:

(843) 231-81-71, 8-960-076-34-67, 8-927-413-19-11.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International