Татарстанда продукциянең төп төрләре белән тәэмин итүдә проблемалар юк - Марат Әхмәтов

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Кичә видеоконференция режимында узган традицион атналык киңәшмә вакытында ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2014 елның августында кайбер товарларны читтән кертүгә санкцияләр кабул ителгәннән соң, республика азык-төлек базарындагы вазгыять турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Ресурс ягыннан республикада продукциянең төп төрләре белән тәэмин итүдә проблемалар юк, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Азык-төлек товарларының төп 40 төренә көндәлек мониторинг уздырыла”.

Министр китергән мәгълүматлар буенча, 2014 елның августыннан сыер итенә уртача бәя 3,2 процент арткан, дуңгыз итенә - 1,9, тавык итенә - 4,8 процентка. Йомырка бәясе 8,4 процентка күтәрелгән, әмма М.Әхмәтов сүзләренчә, бүгенгә ул, 2013 елның ноябре белән чагыштырганда, арзанрак тора.

"Идел буе округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, республикада азык-төлеккә бәяләр иң арзаннардан берсе", - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык эшкәртү предприятиеләре белән хәзерге вакытта Татарстанга читтән кертелә торган продукцияне күбрәк җитештерү турында сөйләшүләр бара. Бу - казылык эшләнмәләре, куертылган сөт һ.б. продукция.

Марат Әхмәтов билгеләп узганча, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының зур сәүдә челтәрләрендәге бәя формалаштыру механизмына катнашы юк, шуңа да ул республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын бәя куелышын контрольдә тоту эшенә керешергә чакырды. Шул ук вакытта министр августтан башлап сәүдә челтәрләрендә Татарстанда җитештерелгән продукциянең берникадәр артуын хәбәр итте.

"Ярминкәләр - безнең авыллар өчен зур йөкләмә, әмма бу мөһим эш, - диде Рөстәм Миңнеханов министрның докладыннан соң. - Ярминкәләр бирегә сатарга килгән кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International