Әлмәттә “Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү- заман таләбе” исемле ата-аналар конференциясе үтте

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Әлмәттә “Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү- заман таләбе” исемле ата-аналар конференциясе үтте. Аның эшендә ӘМР Башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе, эчке эшләр идарәсе вәкилләре, табиблар һәм ата-аналар катнашты.

ӘМР Башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова ӘМР Башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән катнашучыларны сәламләде һәм залдагыларны әниләр көне уңаеннан тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында яшь буынны тәрбияләүгә районыбызда зур игъбар бирелүен ассызыклады.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов баланы тәрбияләү гаиләдән башланырга кирәклеген әйтеп үтте. Бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин дә: “Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчендә җитешәләр”, - дип язып калдырган.

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина, Р.Фәхреддин исемендәге беренче гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәлия Мөхамәтҗанова, 47 нче “Энҗе бөртеге ”балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинур Әсфәндиярова, гимназиянең әти-әниләр комитеты әгъзасы Ләйсән Галимова чыгышларында балалар тәрбияләү буенча тәҗрибәләре белән ураклаштылар.

Әлмәт муниципаль районы бала тудыру йортының гаиләләрне планлаштыру бүлеге җитәкчесе Лилия Гуматова яшүсмерләрдә әхлаксызлык күренешләрен булдырмауны кисәтү турында сөйләде.

Әлмәт муниципаль районы эчке эшләр идарәсенең яшьүсмерләр белән эшләү бүлеге житәкчесе Рамил Калимуллин Әлмәт муниципаль районында балигъ булмаган яшьләр арасында хокук бозу күренешләре белән таныштырды. Ул шәхси әйберләр, машина урлау, башка җинаятләрнең дә яшүсмерләр тарафыннан исерек хәлдә эшләнелүен ассызыклады.

Барлык чыгышларны йомгаклап, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ата-аналарның бала тәрбияләүдә эшли торган хаталарын күрсәтте. Ул бала тәрбияләүдә ананың ролен ассызыклады. “Бай йорт – ул балалы йорт, милләтнең киләчәге – әниләрдә, төп йорт киленнәредә. Киләчәктә дә мондый очрашулар дәвамлы булса иде”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Конференция резолюция кабул итү һәм татарның гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
Фәрдия Хәсәнова фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International