Бүген Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Росиядә хәрби дан көне – адмирал П.С.Нахимов командалыгындагы рус эскадрасының 1853 елда Синоп борыны янында төрек эскадрасын җиңүе көнендә 1995 елдан башлап билгеләп үтелә.
 
Синоп борыны янында җиңү Россия белән Төркия арасындагы конфликтның иң зур бәрелешләреннән берсе була. Ул шулай ук җилкәнле флотлар арасында иң зур сугыш буларак та тарихка кереп калган.

Нахимов командалыгындагы эскадра Госман паша җитәкчелегендәге төрек флотын Синоп бухтасына “ябып куя”. 4,5 сәгатькә сузылган бәрелештән соң төрекләрнең 16 корабыннан 15е юк ителә, берсе генә качып котыла. Госманлыларның 3 меңләп диңгезчесе һәлак була һәм яралана, Нахимов эскадрасында 38 диңгезче һәлак була, 235 кеше яралана. Госман паша һәм аның ике капитаны, 200 матросы әсирлеккә эләгә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International