Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Рөстәм Миңнеханов: «Күп балалы гаиләләр – бөтенең өчен чын үрнәк»
2014 елның 30 ноябре, якшәмбе
Аналар көне бәйрәме алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның күп балалалы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. «Ана даны - Материнская слава» медальләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тугыз күп балалы анага тапшырды.
Казан Кремленең Кабул итүләр залында җыелганнарны сәламләп, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республика ныклы һәм тату гаиләләр белән данлыклы. ТРда 1,1 миллион гаилә исәпләнә, агымдагы ел башыннан гына да 28,5 мең никах теркәлгән, аларның 5280 - катнаш никахлар. «Ныклы катнаш гаиләләр – республикада тынычлык саклану нигезе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда балаларны табу һәм яшь буын татарстанлыларын тиешле тәрбияләү өчен бөтен шартлар бар.
Моны яңа туган сабыйлар саны арту дәлилли. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2014 елның 10 аенда 48 меңнән артык бала туган, бу 2013 елның әлеге чоры белән чагыштырганда 319га күбрәк. Аларның яртысыннан артыгы гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы бала булып килгән.
«Күп балалы гаиләләр саны арту – бик шатлыклы», - дип белдерде ТР Президенты.
Аның сүзләренчә, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү максатында бер төркем чаралар гамәлгә ашырыла. Сәламәтлекне модернизацияләү кысаларында перинаталь ярдәм хезмәте ныгытыла. Быел Казанда РКХ нигезендә 200 урынлык перинаталь үзәк төзелеше башланды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны бетерү максатында соңгы биш елда республикада 34 мең яңа мәктәпкәчә яшьтәге балаларга урыннар булдырылды, 200дән артык яңа балалар бакчасы ачылды. 2014 елда гына тагын 10 415 өстәмә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга урын булдыру планлаштырыла.
Моннан тыш, бүгенге көндә республикада күп балалы гаиләләргә 22 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән, 2007 елдан башлап биш һәм аннан артык балалары булган гаиләләрне торак сертификатлары белән тәэмин итү прораммасы тормышка ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелеге сәясәтенең социаль юнәлешен республика бюджетының чыгымнар структурасы да чагылдыра: киләсе елга каралган чыгымнарның 68 % - социаль әһәмияткә ия бурычылар өчен. Бюджетта социаль ярдәм күрсәтүгә каралган һәр бишенче сум гаиләләрне яклауга юнәлдерелә.
«Без һәрвакыт гадәти гаилә кыйммәтләрен саклауга, җәмгыятьтә гаилә әһәмиятен арттыруга игътибар иттек, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Аналар көнендә күп балалы әниләрне «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләү күркәм гадәткә әверелде. 15 ел эчендә 1303 ана бүләкләнгән. Бүген мин зур шатлык хисе белән әлеге дәүләт бүләген тагын 9 анага тапшырам».
Моннан тыш, Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2013 елдан «Зур гаилә» хәйрия акциясе кысаларында 7 һәм аннан артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне автомобиль белән бүләклиләр (аларны инде 19 гаилә алды). Бүген автомобиль ачкычларын тагын 3 Татарстан гаиләсенә тапшырдылар.
«Балалар сәламәт булсын, яхшы мәктәпләргә йөрсен өчен, без алга таба да гаилә тынычлыгы, уңайлыгы өчен шарталар булдырачакбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышын йомгаклап. – Һәр Татарстан гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тату яшәүне телим».
Ул тугыз күп балалы гаиләләргә «Ана даны - Материнская слава» медальләрен, шулай ук өч гаиләгә автомобиль ачкычы тапшырды.
Күп балалы аналарның берсе Марина Люлина бүләкләнгән аналар исеменнән Татарстан Президентына рәхмәт белдерде.
«Сез – безнең гаиләләргә чын үрнәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бүгенге тантанада катнашучыларга. – Без сезнең бәхетле кешеләр булуыгызны күрәбез, һәм бу бәхет сезнең белән гомерегез буе булачак».
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Михаил Миронов
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз