Аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламалар бәяләре арта башлады

2014 елның 29 ноябре, шимбә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә, чөнки аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламаларның бәяләре арта башлаган.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә тармак министрлыгында белдерделәр.

Аммиак селитрасы 10 процентка арткан. Әгәр җәй бу ашламаның тоннасын 12,2 мең сумга сатып алып булса, хәзер – 13,7 мең сум. “Менделеевск-азот” ҖЧҖдә белдерүләренчә, бәяләр, чимал бәясе арту сәбәпле, күтәрелгән.

Татарстанны катлаулы ашламалар белән тәэмин итә торган Россия җитештерүчеләре белгечләре белдергәнчә, язгы кыр эшләре кампаниясенә минераль ашламалар шактый артачак. Моның белән бәйле рәвештә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә хатлар җибәрелгән. Аграр ведомство товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International