Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм итә

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Казанда соңгы 14 елда ТР буенча ЭЭМның бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы эшләп килә. 2008 елдан ул киңәйтелә һәм бөтен Татарстанга хезмәт күрсәтә башлый. Әлеге хезмәт хәбәрсез югалганнарны “кайнар эзләр” буенча эзләү белән шөгыльләнә.

Быел 10 ай эчендә генә дә бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы операторларына 67,7 мең шалтырату булган, шуларның 45,6 меңе кеше эзләүгә нисбәтле. Әлеге бюро хезмәткәрләре тарафыннан эзләнүдә булган 960, хәбәрсез югалган 32 кеше эзләп табылган, танылмаган 16 мәетнең шәхесе, билгесез булган 23 авыру һәм 2 җинаятьче ачыкланган.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы җитәкчесе Гөлнара Әхмәтова хәбәр итте. “Без хокук саклау органнары белән генә түгел, республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Татарстаннан читтә, хәтта Россия территориясе буенча да эшчәнлек алып барабыз”, - ди ул.

Әлеге бюрога стационар телефоннан 053, ә кәрәзле телефоннардан 292-21-21 номеры аша шалтыратырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International