Әлмәттә хезмәтне саклау буенча координация советының киңәйтелгән утырышы

2014 елның 28 ноябре, җомга
Әлмәттә хезмәтне саклау буенча координация советының 9 айлык эшенә йомгак ясалды. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе, координация советының рәисе Николай Богданчиков советның төп бурычы эштә бәхетсезлек очракларын булдырмау икәнен искә төшерде. Әмма аларны әлегә тулысынча бетереп булмый. Хисап чорында өч үлем очрагы һәм төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнүгә китергән очраклар булган.

2015 елда хезмәт законнарын һәм хезмәтне саклауны бозуга юл куйган өчен административ җаваплылыкны арттыра торган үзгәрешләр гамәлгә керә. Штраф санкцияләре сизелерлек арта, шуңа күрә законнар үтәлешенә игътибар җитмәү оешманың финанс хәленә дә нык зыян китерергә мөмкин.

Утырыш ахырында эштә бәхетсезлек очраклары булган предприятие вәкилләренең алга таба андый хәлләргә юл куймау өчен күрелгән чаралар турында хәбәрләре тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International