Әлмәт көрәшчеләре Татарстан чемпионатында җиңүчеләр булды. 21-23 ноябрьдә Казанда үткән чемпионатта 410 көрәшче, 48 команда катнашты. Команда исәбендә безнең көрәшчеләр беренче урынга чыкты. Ганиев Рузил, Синякаев Рамил, Нургалиев Руслан, Гозәеров Марсель, Билалов Айвар, Галимов Ильяс үз үлчәү категорияләрендә батыр калдылар. Турнир тәмамланганнан соң Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салиховны җиңү белән ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТР татар-башкорт милли көрәше федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов үзе тәбрикләде.
Бу көннәрдә Татарстан җыелма командасы Россия чемпионатында катнашырга әзерләнә. Ул 6-8 декабрьдә Уфа шәһәрендә булачак. Көрәш 9 авырлык категориясендә үтә. Татарстан командасына кергән 9 көрәшченең 6сы – Әлмәт спортчылары. Егетләрне Россия чемпионатына әзерләү өчен баш тренер итеп Әлмәт командасының баш тренеры Ильяс Билалов билгеләнде.
Бүген көрәшчеләр белән очрашырга татар-башкорт милли көрәше федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин килде. Алар бергәләшеп чемпионатка әзерләнү турында фикерләштеләр.