Бүген Әлмәттә яңа гипермаркет ачылды

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә “Лента” гипермаркеты ачылды. Аны ачуда ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов катнашты. Ул Әлмәттә зур кибетләргә халыкның күп йөрүен билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Әлмәттә “Магнит”, “Эссен”, “Пятерочка”, “Тәмле” челтәрләренең кибетләре эшләп тора. Әмма бу факт яңа кибет ачылуга халыкның килүенә комачаулык итмәде. Автомобильчеләр өчен 500 машиналык парковка урыны бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International