Медсанчасть врачлары йөрәк-тамыр хирургларының XX Бөтенроссия съездында чыгыш ясадылар

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Мәскәүдә 23-26 ноябрьдә йөрәк-тамыр хирургларының XX Бөтенроссия съезды булды. Анда “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеннан кардиохирургия бүлеге врачлары профессор м.ф.д. Н.Г.Сибагатуллин, м.ф.к. И.Р.Ягофаров, кардиолог З.Ш.Ишморатова, рентгенохирург Р.Р.Сәйфуллин катнашты.

Соңгы 5 елда медсанчастьның кардиология хезмәтенең эш нәтиҗәләрен чагылдырган 12 тезис басып чыгаруга кабул ителде, 6 доклад стендка куелды. И.Р.Ягофаров ясалма кан әйләнеше шартларында операция ясаганда миокардны саклауга багышланган доклад укыды.

Эш барышында академик Р.С.Акчурин белән очрашу булды, ул Медсанчасть эшенә, куелган докладларга югары бәя бирде. Тулаем алганда, академик Л.А.Бокерия җитәкчелегендәге Россия йөрәк-тамыр хирурглары ассоциациясе медсанчасть, анда эшне оештыру принциплары һәм нәтиҗәләре белән актив кызыксына, ә бу камилләшү өчен зур стимул булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International