Татарстан республикасы һәм ЧТПЗ төркеме “Булачак Татарстан көллияте” проектының икенче этабын гамәлгә ашыруга керештеләр

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
“Римера”ның Әлмәттәге “Алнас” заводына “Булачак Татарстан көллияте” яңа укыту үзәгенең лабораториясе өчен җиһазларның беренче партиясе кайтты.

Студентларның универсаль станокларны һәм ЧПУлы станокларны өйрәнүе өчен кирәкле дүрт пневмо- һәм гидроавтоматика стенды “Алнас”ка “Булачак Татарстан көллияте”н төзүнең икенче этабы кысаларында кайтарылды.

ТР премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның әйтүенчә, республика лаборатория залын тизрәк җиһазлау белән кызыксына, чөнки Көллият Татарстан яшьләрен WorlSkills чемпионатына әзерләү һәм республика предприятиеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәйданчыгы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International