СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссиясе утырышында

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
26 ноябрьдә Әлмәт районының СПИД, алкоголизм, тәмәке тарту һәм токсикомания профилактикасы буенча ведомствоара комиссия әгъзалары ТР министрлар кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссиясенең видеконференция режимында үткән утырышында катнаштылар. Утырыш “Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция таралуга каршы тору чаралары” темасына багышланды.

Утырышта республикада эпидемиянең үсешен анализлаган доклад тыңланды. 2014 елда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең арту темплары 0,6% булган (Россиядә 10,4%). Шул ук вакытта кайбер районнарда аны йоктыручылар саны арта, инфекция йоктыручыларның 70%ы 30 яшьтән олырак кешеләр.

2014 елда чир йоктыру куркынычы булган кешеләрне тестлау колачы 1,6 тапкыр арткан, Әлмәт районында бу категория кешеләрнең тикшерелүе 95-100% тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International