Мәҗит Салихов Әлмәттәге төзелеш мәйданчыкларында булды

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәрдәге төзелеш мәйданнарында булып эшләрнең барышы белән танышты.

“Яшьлек” микрорайонында 81 квартирлы йорт һәм “Көнбатыш капка” районында 156 квартирлы йорт төзелеп бетү алдында. Йортларның икесен дә ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзетә, шуңа күрә бу объектларда контроль дә көчле. Алар шушы елның ахырына тапшырылырга тиеш.

Соңгы тукталыш “Көнбатыш капка” микрорайонындагы 140 урынлы балалар бакчасында булды. Төзелеш август аенда башланган иде. Бүген бинаның беренче каты өелгән, анда отделка эшләре бара. Яңа бакчаның мөдире дә билгеле, аңа моңарчы 31нче бакчага җитәкчелек иткән Марина Ежова хуҗа булачак. Объектны 2015 ел башында тапшыру планлаштырыла.

Мәҗит Салихов барлык объектларда да эшнең 85-90%ка төгәлләнүен билгеләп үтте, графиктан җитди калышу юк. Әлмәт районы алдына дәүләт һәм республика программалары кысаларында куелган планнар тулысынча үтәлә. Район башлыгы 2015 елда төзеләсе объектларның да инде байтагында эшләр башлануын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International