Сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов рәислегендә сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә төп мәсьәләләрнең берсе – шәһәрне Яңа елга бизәү булды. 10 декабрьгә кадәр Әлмәт районында урамнарны һәм фасадларны Яңа елга әзерләү төгәлләнергә тиеш. Эшкуарлар да беркетелгән территорияләрен Яңа ел стилендә бизәргә тиеш.

Реклама, мәгълүмат һәм бизәү департаменты җитәкчесе Радик Әгъләмов әйтүенчә, 10-25 декабрьдә махсус комиссия шәһәрне йөреп чыгачак, иң матур итеп бизәлгән объектларны ачыклаячак.

Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге башлыгы Наталья Васенькина алкоголь продукциясе сату, территориаль органның эше турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук белдерүләр ябыштыру кагыйдәләре, тиешсез урынга ябыштырган өчен штрафлар, “Социаль карта”ларны сату турында сүз булды.

Киңәшмә ахырында район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов барлык эшкуарларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International