“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Ломоносов урамы тукталышында 4нче мәктәп районында юлга разметка ясау һәм светофор кую турында үтенечне гамәлгә ашыруыгыз өчен рәхмәт. Тагын шунысы әйтим, монда да Бигәш урамындагы кебек “яткан полицейский”лар ясыйсы иде.

Аннары шундый тәкъдимем бар. Безнең районда да бер балалар бакчасы төзергә кирәк иде, ДОСААФ, ДСРК, РТС районнарында яшәүчеләргә бу бик кирәк.
Өченче соравым шул. Шоссейная һәм Объездная урамнары чатында әледән әле аварияләр булып тора. Анда светофор куярга кирәк иде. Хәрәкәт бик көчле, йөк машиналары да йөри, кем кемне үткәрәсен белә торган түгел.

Җавап: ГОСТР 52605-2006 нигезендә шәһәр җирендә тиз йөрешле магистраль юлларда, шулай ук троллейбус хәрәкәте билгеләнгән урамнарда махсус тигезсезлекләр ясарга ярамый. Аварияләр күп була торган урыннарда гына ЮХИДИ бүлеге таләбе белән тигезсезлекләр ясала.

Балалар бакчасы төзү мәсьәләсендә шуны хәбәр итәбез. Хәзерге көндә “Могҗизалар кыры” һәм “Дуслык” микрорайоннарында балалар бакчалары төзелә. ДОСААФ районында хосусый секторда балалар бакчасы төзүнең максатка ярашлылыгы мәсьәләсе каралачак.

«Волго-Вятскуправтодор» идарәсе мәгълүматларына караганда, Шоссейная урамы белән региональ әһәмиятле “Әлмәт-Иске Шөгер” юлы һәм “Казан-Оренбург” федераль трассасы киселешендә светофор объекты төзү чаралары 2015 елга планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International