Территориаль җәмәгать советлары (ТОС) эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган республика семинары

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
26 ноябрьдә Чистай шәһәрендә ТОСлар эшчәнлегенң актуаль мәсьәләләре буенча республика семинары булды. Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров җитәкчелегендә Әлмәт делегациясе катнашты.

Пленар утырышта ТР муниципаль төзелмәләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов, ТР муниципаль төзелмәләр советының юридик идарәсе башлыгы урынбасары Л.Курманова, РФ юстиция министрлыгы Татарстан идарәсе башлыгының урынбасары М.Скирд, ТР финанс министры урынбасары А.Шишкин, Лениногорск, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрендәге кайбер ТОСларның җитәкчеләре чыгыш ясады.

Пленар өлеш тәмамланганнан соң семинарда катнашучылар ТОСларда булдылар, Советларның эшчәнлеге һәм ирешелгән нәтиҗәләр белән таныштылар.

Семинарның эшен бәяләп, Рияз Комаров болай диде: “Файдалы, акыл бирә торган семинар булды. Нәтиҗәле эшләү өчен районнарның аралашуы, тәҗрибә уртаклашу бик кирәк. Чистайлыларда өйрәнер нәрсәләр бар, нигездә ул оештыру моментлары. Башка районнар белән чагыштырганда безнең район әйбәт күренә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International