Кәләйдә тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына һәйкәл ачу

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Бүген Кәләй авылында шәһәр-район җитәкчеләре катнашында яңартканнан соң Советлар Союзы Герое Никита Токарликов мемориаль комплексын һәм Ватан сакчыларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына һәйкәл ачу булды.

Тыл хезмәтчәннәренә, тол аналарга, сугыш балаларына һәйкәл ачу турында карар узган елгы хисап җыелышында кабул ителгән иде. Акчаларны бөтен авыл белән җыйдылар. Кәләй халкы 125 мең сум җыйды, “Әлмәтнефть” идарәсе мемориаль комплексны реконструкцияләүгә 420 мең сум акча бирде.

Авыл тормышындагы зур вакыйга белән кәләйлеләрне район башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Шулай ук Кәләй авыл җирлеге башлыгы Анатолий Спиридонов, район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, Кәләй кустының ветераннар советы рәисе Галия Әшрәпова котлау сүзләрен җиткерделәр.

Авыл башлыгына һәм Кәләй авыл җирлеге тормышында актив катнашучы башка кешеләргә ветераннар советының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тыл хезмәтчәннәре скверын тантаналы ачуга мәктәп балалары да җыелды. Кәләй мәктәбендә Сугышчан дан музее 1987 елдан бирле эшләп килә.

Тантана ахырында монументка чәчәкләр кую һәм һәлак булган сугышчылар истәлегенә шарлар очыру булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International