Сугыш ветеранын район башлыгы Мәҗит Салихов котлады

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Кәләй авылында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Иван Сергеевич Гудаковка 90 яшь тулды. Аны түгәрәк яше белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул ветеранга РФ президенты Владимир Путиннан, ТР президенты Рөстәм Миннехановтан һәм үзеннән котлау открыткалары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Иван Сергеевич Кәләй авылында туган, шунда 7 класс бетергән. Сугышка 1942 елда алынган. Украина фронтында пехотада сугышкан. 1944 елда яраланган, Иваново шәһәрендә дәваланганнан соң туган авылына әйләнеп кайткан. Пенсиягә чыкканчы Токарликов исемендәге совхозда терлекче булган. Бүгенге көндә кызы Софья һәм оныгы Наталья белән яши. 4 баласы, 4 оныгы, аларның 3 баласы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International