Бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгән очракта, башка көнгә күчерелмәскә мөмкин
2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгән очракта, аны башка көнгә күчермәү турында бүген ТР Дәүләт Советынының дүртенче утырышында закон проекты кабул ителде.
Хәзерге вакытта Россиядә 14 көн ял итә торган бәйрәм көн дип игълан ителгән, Татарстанда шуларга тагын 4 көн өстәлә. Эльмира Зарипова, чагыштыру өчен чит илләрдә ничә көн ял итүләренә мисаллар китереп үтте.
2014 елда татарстанлылар 118 көн ял иткән, бу һәр 3 нче көн ял дигән сүз. 1987 елда, мисал өчен, бәйрәм көннәре 9 гына булган.
Бу уңайдан парламентның социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова чыгыш ясады. “Без бер генә бәйрәмне дә бетермибез. Мондый тәҗрибә башка төбәкләрдә дә бар һәм үз бәйрәмнәре ялларга туры килгән очракта, алар башка көнгә күчерелми”, - диде ул.