Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 603 мең тонна нефть табылган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 84,5 мең тоннага артыграк. Иярчен нефть газын табу күләме 664 миллион кубометр тәшкил иткән, бу, узган елның әлеге чорына караганда, 2,4 процентка күбрәк.
Әшәлче чыганагында участок буенча тәүлегенә 625 тонна тәшкил иткән уртача дебит белән 170,6 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылган. Чыганактан нефть суырта башлаганнан бирле 496 мең тонна чимал табылган.