“Уңайлы мохит” дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Бүген Казанда “Уңайлы мохит” дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция булды.

Бу этапта республикада барлык эшләр үтәлеп бетте дияргә була. КС-2 формаларын (финанс хисабы) тапшыру актив бара. Программа кысаларында Әлмәттә 2014 елда 9 объект яраклаштырылды. Бүгенге көндә аларның алтысы – коррекцион мәктәп, 1нче гимназия, 24нче урта мәктәп, балалар дәваханәсе, “Ветеран” үзәге, балалар дәваханәсе һәм шәһәрнең урам-юл челтәре тулысынча әзер. Драмтеатрда һәм ат спорты мәктәбендә эшләр тапшырып бетү алдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International