Сугыш ветераны – яшьләргә үрнәк

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Хуҗин Рәис Мөхлис улына 89 яшь тулды.

Балалары, туган-тумачасы, “Ңәлилнефть” идарәсе, район ветераннар советы һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре аны туган көне белән котладылар. Ветеранны котларга район башлыгы Мәҗит Салихов үзе дә килгән иде.

Рәис Мөхлис улы Башкортстанның Шаран районында Ирекле авылында туган. 1943 елда аны армиягә алалар һәм Астрахань шәһәренә пехота училищесына укырга җибәрәләр. Башта аны автоматчы итеп Карел-Фин фронтына җибәрәләр, аннары Украина фронтына күчерелә. Шунда боты яралана. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң десантчы Хуҗин алгы сызыкта хезмәтен дәвам итә. 33 тапкыр парашют белән сикерә.

1947 елда фронтовик авылына әйләнеп кайта, авыл советында хисапчы булып эшли. Аннары Уфа нефть институтында укып чыга, Казанда “Татнефтегазразведка” трестында эшли. 1960 елда Хуҗинны Әлмәткә күчерәләр, пенсиягә чыкканчы нефть эшендә була. Аның активында 9 фәнни уйлап табу бар. Аның эзеннән китеп, балалары да нефтҗче һөнәрен сайлыйлар.

Чәй табынында ветеран яттан шигырьләр сөйләде, аның китапханәсендә 5 меңнән артык китап бар икән. Рәис Мөхлис улы шахмат, бильярд уеннарын ярата, еш кына урамнарда, шәһәр паркында җәяү йөри. “Кешеләргә яхшылык итсәң, үзеңә дә әйләнеп кайтыр” – ветеран бәхетле картлыгының серен шулай аңлата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International