Әлмәт командасы киокусинкай чемпионатында икенче урын алды

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Казанда киокусинкай буенча ачык чемпионат һәм беренчелек үтте. Ярышта 88 спортчы, шул исәптән әлмәтлеләр дә катнашты.

Командалар исәбендә Казан спортчылары җиңеп чыкты. Икенче урында Әлмәт, өченче урында Яр Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләренең җыелма командасы. Шәхси исәптә ир-егетләр арасында үз авырлык категорияләрендә Александр Крашенинников (Бөгелмә), Антон Клочков (Әлмәт), Рөстәм Әхмәдиев (Яр Чаллы) һәм Илья Глазков “Ульяновск) чемпион булды. Хатын-кызлар арасында абсолют авырлык категориясендә Казаннан Ләйлә Ганиева җиңүче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International