Әлмәт бүлекчәсе “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 19нчы утырышында катнашты

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
24 ноябрьдә Казанда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 19нчы утырышы булды. Видеоконференция режимында үткәрелгән утырышта район башлыгы, партиянең төбәк бүлегенең секретаре Мәҗит Салихов җитәкчелегендә партиянең Әлмәт бүлекчәсе катнашты.

Андый форматта утырыш беренче тапкыр үткәрелде. ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, видеоконференция режимында эшләү партиянең җирле бүлекләренең барлык секретарьларына катнашырга һәм агымдагы мәсьәләләрне оперативрак хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу утырышның көн тәртибенә 8 мәсьәлә куелган иде, һәммәсе буенча да уңай карарлар кабул ителде.

Партиянең Татарстан бүлеге секретареның урынбасары, региональ башкарма комитет җитәкчесе А.С.Кондратьев партиянең Татарстан төбәк бүлегенең иң яхшы башлангыч бүлекчәсе конкурсының 2нче этабына йомгак ясады. Ул бай алдынгы тәҗрибә туплаган берничә районны, шул исәптән Әлмәт районын да билгеләп үтте.

Утырыш кысаларында партиянең Татарстан бүлегенең партия проектларында катнашуы да каралды. Партия советының карары нигезендә 2015 елда партиянең федераль һәм региональ масштабтагы 24 проекты гамәлгә ашырылачак.

Якын арада партия гәзитенең исеме дә алышыначак. «Без булдырабыз! Мы можем!» урынына ул “Безнең республика” дип аталачак.
Утырыш ахырында Мәҗит Салихов Әлмәттә 2014 елгы сайлаулар оешкан төстә үтүен әйтеп, киләсе сайлауларны да тиешле дәрәҗәдә үткәрергә әзерләнә башларга вакыт икәнен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International